Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне

27 гыйнвар илебез тарихында мөһим дата — Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне билгеләп үтелә.

Ленинград шәһәре халкының батырлыгы  какшамас ихтыяр үрнәге булды. 872 көн дәвам иткән тарих 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград-Новгород операциясе барышында тәмамлана. 

Әлеге истәлекле дата алдыннан тәрбия буенча директорлар киңәшчеләре мәктәп активлары белән берлектә «Өмет чаткысы»интерактив материалын кулланып, тематик класс сәгатләре үткәрделәр. Шулай ук алар «Йөрәктән – йөрәккә» һәм «Хәтер тасмасы» акцияләрендә катнаштылар, анда балалар геройларны һәм Ленинград халкы тарихын искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев