Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Лиана Әмирханова: «Әниемнең күрәзәчелек сәләте дә бар иде кебек...»

Бүген Татарстан Журналистлар берлегендә журналист, язучы һәм рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, якташыбыз Дания Гайнетдинованың якты истәлегенә багышланган «Гомер чишмәсе» дип исемләнгән иҗат кичәсе һәм авторның «Күкләр белән сөйләшү» исемле фотокүргәзмәсен ачу тантанасы булып узды.

Чарада журналистлар, язучылар, якташыбызның «Татарстан» радиосындагы хезмәттәшләре һәм райондашлары катнашты.  Дания апа  Гайнетдинова турындагы  истәлекләр, аның шигырьләре, җырлары, әсәрләреннән өзекләр яңгыраган бу очрашу бик җылы хәтирә булып истә калачак. 

Ахырдан, Дания ханымның кызы Лиана Әмирханова чыгыш ясап: 

- Әнием талантлы кешене күрә белә иде. Кайбер кеше бит бик талантлы булса да, ояла. Әнием шушы талантларны үстерде. Кечкенә балаларны радиода яздырып, өлкәннәрне радиога чакырып, үзе алар янына барып, тасмаларда тапшырулар ясап, аларның талантлы икәнлеген бөтен дөньяга танытты. Шуңа күрә, аның хезмәте бик чиксез. Бүгенге кичәне оештыруда катнашкан бөтен кешегә зур рәхмәтемне белдерәм, - диде. 

- Үзе журналист, үзе язучы, үзе художник, үзе рәссам, шигырьләр һәм җырлар авторы,шаккатмалы.  Бу эшләрне бер генә кеше башкара алырга тиеш кебек. Ләкин  Дания апа  боларның бөтенесен үз эченә алган шәһес. Безнең Дания апабызны зурлаган өчен оештыручыларга бик зур рәхмәт әйтәбез, - диде "Теләчеинформ" мәгьлүмат үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗин да.

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев