Миңнегали аганың якты истәлеге онытылмый
Бүген “Батыр” спорт комплексында районыбызның легендар комбайнчысы, республикабызның Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы Миңнегали ага Сафин истәлегенә 2009 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар, яшүсмер егетләр арасында район беренчелегенә һәм Баландыш авылы Кубогына татарча көрәш ярышлары булып үтте.
Быел әлеге мәртәбәле, традицион ярыш унсигезенче тапкыр үткәрелде.
Ярышларны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин катнашты һәм яшь көрәшчеләргә үзенең изге теләкләрен җиткерде. Шулай ук ярышларны ачу тантанада Миңнегали аганың төп йорт килене Айгөл ханым (Баландыш), Украинада махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялган кайткан Равил Шакиров та (Олы Мишә) катнашты.
Көн буе дәвам иткән киеренке һәм мавыктыргыч ярышта кемнәр җиңү яулавы, кайсы мәктәпләрнең призлы урыннарга чыгуы турында “Теләче” газетасының киләсе санынан укып белә аласыз.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев