Мәчет тарихында гасырлар балкышы
Татар милләтенең язмышы ислам дине белән турыдан-туры бәйле. Дин безнең күп гасырлар дәвамында дәүләтле халык булып яшәвебездә зур роль уйнады,җәмгыятьтә әхлакый нормалар тәрбияләде, гомумән, татарны татар итеп саклап калуга үзенең зур өлешен кертте. Авылларның Аллаһы йорты – мәчетләр. Китапханәләребездә мәчетләр турында язылган китаплар урын алып тора. Соңгы елларда динебез, телебез, гореф-гадәтләребезгә карата игътибар арта бара, дини уку йортлары ачыла, мәчетләребезгә халык елдан-ел күбрәк тартыла.
Түбән Саурыш авылы 1920 елга кадәр Казан губернасы Мамадыш өязе Елыш .... керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш ... кертелә. 1930 елның 30 августыннан Саба районы, 1991 елның 4 октябреннән Теләче районы составына кертелә. Авылыбызның мәчет тарихын белү – безнең бурычыбыз. Кызганычка каршы авылыбызның мәчете һәм имамнары турында күп мәгълүмат тупланып калмаган. Бүгенге көндә безнең арада булган өлкән буын кешеләре белән аралашып, авыл уртасында 1893 еллардан ук зур итеп эшләнгән агач бурадан мәчет булганлыгы билгеле. Авылыбызга мәчет төзелгәнче үк 1823 еллардан башлап Хибатулла улы Хәбибулла, 1862 елдан башлап аның улы Мөхәмәтҗан Хибатуллин, 1874 елдан аның улы Газизҗан имам-хатип булып торалар. 1906 елдан авылыбызның икенче имамы Газизҗан улы Хаҗиәхмәт була. Шулай итеп 1917 елга кадәр Газизҗан һәм Хәҗиәхмәт, икеседә, имам вазыйфасын башкаралар. Бүгенге көндә аларның нәсел дәвамчысы булып Нургалиев Камил гаиләсе авылыбызда матур гомер кичерәләр. Түбән Саурыш авылында озак еллар Хаҗиәхмәт имамның кызы – Разыя апа (Нургалиев Камилнең әбисе) авылыбызның хөрмәтле абыстае булып тора. 1939 елның 23 октябрендә бу мәчетнең манарасын кисеп, мәктәп бинасы итеп үзгәрткәннәр. Мәчет манарасын кискәч бөтен авыл халкы зар елаган. Шулай да әби-бабайларыбыз җомга, гает намазларын чиратка салып кеше өйләрендә укуларын дәвам иткәннәр. Хәтта, зиратларга кереп намаз укый торган булганнар.
Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда авылда Зиннур бабай, Хәбибрахман бабай һәм тагын берничә кеше , указлы мулла булмасалар да, имамлык вазыйфасын башкаралар. 1970 елларда авылда мулла булмый тора. Шунлыктан, күрше авылның бик укымышлы, зыялы нәселдән булган, хөрмәтле кешесе – Галим мулланы алып килә башлыйлар. Никах уку, балага исем кушу, җеназа намазлары, коръән мәҗлесләрендә Коръән уку барысын да Галим бабай үти.
1980 елларда муллалык эшенә колхозның элекке аграномы, үзлегеннән гарәп хәрефләрен өйрәнеп Шаһимөхәммәт бабай йөри башлый. Бу вакытларда да әле авылда мәчет булмый. Габдрахман исемле берәүнең иске йортын мәчет итеп тоталар. 1990 елларда Шаһимөхәммәтнең улы Алимас Казан шәһәрендә үз бизнесын ачып эшли башлый, һәм 1993 елда туган авылына мәчет салдыра. Бу мәчеттә Шаһимөхәммәт указлы мулла, мәзин булып Шарипов Мәхмүт абыйлар эшли башлый. Ләкин, иркен, зур, газы, җылы суы кергән яңа мәчеттә әтисенә озак эшләргә туры килми. Шаһимөхәммәт абый авыру сәбәпле эшеннән китә. 2004 елда аның урынына Мөхәмәтшин Фәһим абыйны сайлап куялар. Фәһим абый авырту сәбәпле, 2013 елның көзендә Ситдик абый Газизуллин имам итеп сайлана. Бүгенге көндә бик олы яшьтә булса да Ситдик абый указлы имам булып исәпләнә. Ә җомга намазларына, гает намазларында, авылыбызның яшь егете Шарипов Ильнур имам вазыйфасын башкара. Төрле дини йолаларыбызны Олы Мишә авылыннан указлы мулла – Файзуллин Мулланур башкара. 2017 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр Хайрутдинов Ильшат мәзин вазыйфасын алып бара.
2017-2018 елларда, элеккеге Мөхәммәдия мәдрәсәсендә белем алган Люция Сәхабиева, шул еллардан бүгенге көнгә кадәр хатын-кызларыбызны, ә 2021 елдан башлап Баландыш имам-хатыйбы, Рафит хәзрәт, ир-атларны гарәпчә укырга, язарга өйрәтәләр.
Мәчет барда – иман бар.
Иман барда- бәхет бар, намус бар.
Иман барда – мәкер юк.
Иман барда-хөсетлек юк.
Бу шигъри юллар бик тә туры килә. Авыл картларына кушылып яшьләре дә һәр көн биш вакыт намазга мәчеткә җыела һәм авыл халкын намазга чакырып, күңелләрне яхшылыкка, чисталыкка өндәп азан тавышы яңгырый. Мәчет – ул гыйбадәт, вәгазьләр һәм намаз урыны. Ул шулай ук тормышның бөтен мөһим очракларында мөселманнар җыела торган урын да, үзенә күрә мәдәният үзәге. Мәчетләребездә ифтар ашлары уздырыла. Мәчетнең мөһим вазыфасы – халыкка Ислам нигезләрен өйрәтүне оештыру. Ислам нуры - мәчетләрдә! Ә мәчет тарихында гасырлар балкышы.
Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Рузалия Шамил кызы, Олы Мишә авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев