Мәдәният бүлеге башлангыч профсоюз оешмасы әгъзаларының хисап җыелышы булып узды
Бүген «Киләчәк» яшьләр үзәгендә район мәдәният бүлеге башлангыч профсоюз оешмасы әгъзаларының хисап җыелышы булып узды.
Чарада мәдәният хезмәткәрләренең Россия һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы җитәкчесе Альбина Фәрит кызы Сабитова катнашты һәм чыгыш ясады.
Мәдәният бүлеге профсоюз оешмасының 2020- 2024 ел эш нәтиҗәләре турында доклад белән башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Елена Фатихова чыкты.
Профсоюзның ревизия комиссиясе рәисе Лилия Солтанова (Ачы авылы мәдәният йорты директоры) комиссиянең 2024 елдагы эше турында хисап бирде.
Шулай ук, Олы Мәтәскә авылы мәдәният йорты директоры Гөлнур Гимранова һәм Күкчә авылы китапханәсе директоры Илсөяр Сәләхова чыгыш ясап, уңышлы хезмәттәшлек өчен, мәдәният хезмәткәрләре исеменнән, профсоюз оешмасына рәхмәтләрен белдерделәр.
Шулай ук, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов сүз алып, үз чыгышында ул “хезмәткәрләрнең савыктыру” программасында катнашуын дәвам итүен, аның ярдәмендә шифаханә-курорт дәвалавы белән бәйле чыгымнарны өстәмә каплау мөмкинлеге булуын хәбәр итте, мәдәният хезмәткәрләрен (аларның күбесе гүзәл затлар) якынлашып килүче яз бәйрәме - 8 март белән тәбрик итеп, җылы котлауларын җиткерде.
Җыелыш ахырында, беренчел профсоюз оешмасы рәисе сайланды, яшь хезмәткәрләр оешмага кабул ителде, бертөркем мәдәният хезмәткәрләренә, профсоюзда актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев