Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәктәп директоры вазифасына тәкъдим иттеләр

Бүген Теләче урта мәктәбенә директор вазифасына Сөнгатуллин Марат Мөхәррәм улын тәкъдим иттеләр.

Аны тантаналы шартларда мәктәп коллективына район башлыгы Нәжип Нәкыйп улы Хаҗипов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Владимировна Карпова таныштырды.
Марат Мөхәррәм улы район өчен яңа кеше түгел. Аның хезмәт юлы Олы Мәтәскә урта мәктәбе белән бәйле. Моңа кадәр ул әлеге мәктәп директоры вазифасында эшләде.
- Теләче урта мәктәбе районыбызның иң зур мәктәпләрнең берсе. Аның уңышлары,  жиңүләре һәрвакыт алдынгы булырга тиеш. Зур жаваплы эшегездә, мәктәп коллективы белән бергә кулга-кул тотынып эшләргә язсын, - дигән теләкләр белән район башлыгы Нәжип Хажипов,  Марат Мөхәррәм улына хәер-фатихасын биреп, кулын кысты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев