Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәктәп волейбол лигасы Чемпионатының зона этабында

13,14 апрель көннәрендә Саба муниципаль районында гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында мәктәп волейбол лигасы Чемпионатының зона этабы узды. Ярышларда Саба, Әтнә, Балтач, Арча, Теләче, Кукмара, Питрәч, Биектау районнары командалары катнашты.

Теләче районы исеменнән МББУ – Шадки урта гомуми белем бирү мәктәбе (кызлар командасы) һәм МББУ – Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе (егетләр командасы) чыгыш ясады. Авыр көрәшләрдән соң, егетләр командасы 5 нче урынны, ә кызлар командасы 1 нче урынны яуладылар. Кызлар командасы республика күләм финалында көч сынашачак.

Катнашучыларга уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев