Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Мәңге төзәлмәс күңел ярасы

Әфганстан сугышы… Бу сугыш Совет халкы өчен 15 меңгә якын кургаш табут, 50 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә кайтты. Исән кайтканнар мәңге төзәлмәс күңел ярасы алды. Татарстан Республикасы Әфганстан сугышында лачындай 267 егетен югалтты.

Әлеге сугышның аянычлы нәтиҗәләре күпләргә билгеле. Ата-аналарның җанын тетрәткән, күпләргә ачы хәсрәт китергән Әфганстан җирендә безнең районнан да кырыктан артык ир-егет катнашлы, Ватан алдындагы изге бурычын үтәде. Аларның унысы сугышта күрсәткән батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнде.Кызганычка каршы, исән-сау әйләнеп кайту барысына да насыйп булмады. Ике якташыбызның -  Ямбулат авылыннан Миңнегал Нагуманов белән Тиләче авылы егете Илшат Хәйруллинның гомере Әфган җирендә яшьли өзелде. Аларның якты истәлеген мәңгеләштерү максатыннан район үзәге - Теләчедә обелиск-һәйкәл куелды, озак еллар дәвамында Олы Мәтәскә урта мәктәбендә татарча көрәш, Иске Җөри урта мәктәбе базасында биатлон ярышлары үткәрелеп килә. Батыр якташларыбызның исеме мәңге сакланыр.

Әлеге дәһшәтле елларны искә алу, хәтер яңарту максатыннан бүген “Киләчәк” яшьләр үзәгендә  “Движение первых - Алдынгылар хәрәкәте” Бөтенроссия иҗтимагый - дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Теләче бүлеге, “Яшь армия” әгъзалары өчен Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәгән райондашларыбыз белән очрашу булды. Алар: Айдар Галимҗанов, Рәис Нуртдинов һәм Газинур Закировлар. Өчесе дә районда билгеле шәхесләр һәм танылган җитәкчеләр.

Хәрби-патриотик чараны кереш сүз белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин башлап җибәрде. Аннары, сүз чара кунакларына бирелде Аралашу әңгәмә формасында алып барылды. Сорауларны “Алдынгылар хәрәкәте”нең Теләче бүлеге җитәкчесе Алия Сабирова белән бергә укучылар да бирде. Интернационалист-сугышчылар Алия Рафис кызының да, укучыларның сорауларына да сугыштагы кебек, төгәл итеп һәм теләп җавап бирделәр. Шулай ук алар үсеп килүче буынга киңәш-теләкләрен җиткерделәр уй-фикерләре белән уртаклаштылар.. 

Зур тәрбияви әһәмияткә ия чара Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең укучыларыннан торган гармунчылар, кашыкчылар ансамбльләре чыгышлары белән белән төгәлләнде. Яшьләргә хас җиңеллеккә, югары башкару осталыгына ия укучыларның чыгышлары көчле алкышларга күмелде. Шул ук тамаша залында Теләче туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган, хәрби, шул исәптән Әфганстан сугышы тематикасын чагылдырган күчмә күргәзмә эшләде. 

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев