Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Матбугат көне уңаеннан бүләкләнделәр

19 май- Татарстанда Матбугат көне буларак билгеләп үтелә.

Бәйрәмне үткәрү турында карар 1998 елның 24 июнендә «Нур»татар телендәге газетаның беренче номеры дөнья күрү белән кабул ителә. Бу бәйрәм төрле һөнәр ияләрен - журналистларны, редакторларны, нәширләрне, басма басмаларны таратучыларны берләштерә. 

"Матбугат көне - ул безнең әбүнәчеләр белән уртак бәйрәмебез.Сез үтә дә җаваплы эш башкарасыз. Халыкны мәгълүматлы итү, аның рухи байлыгын арттыру, һәр яңалыкның асылына төшенергә ярдәм итү өчен иң кадерле хәзинә - сүз байлыгын кулланып, укучыларыгызның, тыңлаучыларыгызның күңеленә үтеп керәсез. Каләм көчегез киләчәктә дә кимемәс, журналистика үсешенә, район халкының милли матбугатын һәм мәдәниятен, социаль-икътисадый тормышын үстерүгә үз өлешен кертер дип ышанам", - дип, "Теләчеинформ" мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗин хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлап,  Рәхмәт хатлары тапшырып үтте. 

Безнең белән бергә  булганыгыз өчен рәхмәт сезгә, хөрмәтле дусларыбыз! Бу бердәмлек озак еллар дәвам итсен! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X