Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Матбугат көне уңаеннан Теләче муниципаль район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов котлавы

Теләче муниципаль район Советы һәм район башкарма комитеты исеменнән Теләче мәгълүмат үзәге хезмәткәрләрен, барлык районыбыз журналистларын, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен, район газетасының штаттан тыш хәбәрчеләрен, журналистика ветераннарын һәм аның серләренә төшенә башлаган яшьләрне Татарстан матбугат көне белән чын күңелдән котлыйм.

Район газетасының бай тарихы бар. Әлеге вакыт эчендә газетаны чыгару, халыкка җиткерү юнәлешендә бик күп талантлы шәхесләребез хезмәт куйдылар. Газетабызның штаттан тыш хәбәрчеләренә актив гражданлык позициясендә торып, газетабызны тирән эчтәлекле мәкаләләре белән баетканнары өчен аеруча зур рәхмәт белдерәсе килә.

Районыбыз халкы сезнең газетадагы һәм социаль челтәрләрдәге хәбәрләрне көтеп ала, яратып укый. Халыкның хөрмәтен яулап алгансыз, мәхәббәтен казангансыз икән – моның төбендә даими иҗади эзләнүләр, мәгълүматны кызыклы итеп җиткерә белү осталыгы ята.

Журналист һөнәренең югары стандартлары, үз укучыларына  ихтирамлы мөнәсәбәт, хакимият белән җәмгыять арасында рухи күпер булуны аңлап эш итү төп юнәлеш булып калсын.

Алга таба да матбугат хезмәткәрләребез районыбыз хәбәрләрен, талантларыбызның иҗатын халыкка җиткерү юнәлешендә үз тырышлыкларын куярлар дигән ышанычта калам.

Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле дуслар! Сезгә, халык ышанычын, ихтирамын аклап, зур иҗади уңышларга ирешүегезне һәм исәнлек-саулык телим.

Теләче муниципаль районы башлыгы                    Н.Н. Хаҗипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев