Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Чисталык һәм матурлык бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды

Бүген район хакимиятенең утырышлар залында, иң зур медиакомпаниябез – «ТАТМЕДИА» АҖнең 15 еллык юбилее уңаеннан үтүче, Предприятие, оешма, учреждение, күп фатирлы һәм шәхси йортлар территорияләрен төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча узган смотр-конкурска нәтиҗәләр ясалды.

Бәйгене «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге Теләче муниципаль район Советы һәм район Башкарма комитеты белән берлектә оештырды. Район комиссиясе, район буенча барлык авыл җирлекләре һәм шәхси хуҗалыклар, оешма-предприятияләр  белән танышып, бәя биргәннән  соң, урыннарны түбәндәгечә бүлде: 

      "Төзекләндерү буенча иң яхшы авыл җирлеге» номинациясендә:  

1 урын – Баландыш авыл җирлеге 

2 урын- Алан авыл җирлеге

3 урын – Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге

Махсус приз – Шәтке авыл җирлеге

 

"Төзекләндерү буенча иң яхшы предприятие (учреждение, оешма)» номинациясендә (Теләче авылы буенча):

1 урын -Социаль яклау бүлеге

2 урын- 2 номерлы балалар бакчасы

3 урын- Теләче урта мәктбе

 

"Төзекләндерү буенча иң яхшы предприятие (учреждение, оешма)» номинациясендә (авыл җирлекләре буенча):

1 урын - Шәтке балалар бакчасы

2 урын - Балыклы авылы мәчете

3 урын – Олы Кибәхуҗа балалар бакчасы

 

“Иң матур ишегалды” номинациясендә:

1 урын- Флүзә Гәләвиева (Теләче)

2 урын- Ләйлә Гайфуллина (Тактамыш)

3 урын-  Шагабиевлар гаиләсе (Олы Мәтәскә)

Махсус приз- Абдуллиннар гаиләсе (Караширмә), Ибраевлар гаиләсе (Шәтке), Исмагиловлар гаиләсе (Олы Мәтәскә)

Җиңүчеләрне Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов һәм Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин тәбрикләп үтте. Җиңүчеләр акчалата премияләр, сертификатлар һәм димломнар белән бүләкләнде.  Ә призлы урыннарны алган авыл җирлекләренә 130, 80, 45 әр төп агачлар өләшенде. Бүләк -  агачларның спонсоры - "Ленин" урман хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Сагдиевка олы рәхмәтләребезне җиткерәбез! 

Зөлфия Ибраһимова.

Әлеге бәйге хакында тулырак район газетасынннан укып таныша аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев