Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мавыктыргыч очрашу

Балалар бакчасында тәрбияләнүче, мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларга модельле, заманча китапханәгә бару бәхете елмайды.

2022 елның  ноябрь аенда, “Мәдәният” милли проекты кысаларында, Иске Җөри авылында интернет белән җиһазландырылган интелектуаль үзәк - модельле китапханә ачылды. Мондый үзәк әлегә Теләчебездә бердән-бер булып тора. Бүгенге көндә яңа буын модель китапханә – ул яхшы җиһазлар  һәм тупланган китап фонды гына түгел, ә ял һәм белем алу өчен бөтен мөмкинлекләре булган ял итү үзәге дә булып  тора. Китапханә бик иркен һәм уңайлы итеп төзелгән. Килгән һәркем үзенең күңеленә хуш килгән шөгыльне  таба ала. Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче, мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларга да модельле, заманча китапханәгә бару бәхете елмайды.

Китапханәчеләр, Хәбибуллина Нурия Рәкыйповна белән Гыйльметдинова Рузалия Шәйдулловна,  балаларны ачык йөз белән каршы алып, аларны китаплар дөньясына кызыклы сәяхәткә чакырдылар. Балалар зур кызыксыну белән, тын да алмыйча, апаларның сөйләвен тыңладылар. Бактың исә,  вакытны китап укып кына түгел, ә  бик тә мавыктыргыч һәм файдалы итеп уздырырга мөмкин икән  икән бит! Китапханәчеләр балаларга китап-журналлар коллекциясе, китапларны ничек сайларга , уку залында үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген, белемне төрле интерактив уен аша да алып булуы хакында  аңлаттылар.  Зур, иркен киштәләрдә пөхтә итеп тезелгән китапларны кулларына алып, сабыйлар зур кызыксыну белән, кат-кат ачып карадылар.

Аннан соң балалар интерактив идәндә, бер-берсе белән ярышып,  кызыклы уеннар уйнадылар, планшетта график рәсемнәр буядылар, интерактив тактада мисаллар чиштеләр. Балалар зонасында урнашкан интерактив глобус алар күңеленә аеруча да ошады. Аның ярдәмендә, махсус күзлек  киеп, дөнья тирәли сәяхәткә дә чыгып китергә була.

Балалар китапханәдән китергә теләмәде. Алар әти-әниләре белән бергә кабат килергә вәгъдә бирделәр. Киләчәктә алар әти-әниләре белән бергәләп килерләр, китапханәнең даими укучылары булырлар дип ышанам.

Балаларны җылы каршы алып, мавыктыргыч һәм онытылмаслык экскурсия оештырганнары өчен Нурия Рәкыйповнага һәм Рузалия Шәйдулловнага  зур рәхмәтебезне белдерәбез. Эшләрендә яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез.  

 

 Ләйсән Сабирҗанова

Теләченең беренче номерлы балалар

 бакчасы татар теле тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X