Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәчет тарихында - гасырлар балкышы

2022 елның 1 июненнән “Мәчет тарихында гасырлар балкышы” район бәйгесенә старт биреләчәк.

Бәйгенең оештыручылары – “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге, Теләче районы мөхтәсибәте  һәм Бөтендөнья татар конгрессының Теләче бүлекчәсе. Бәйге Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана. Конкурста иң яхшы эшләргә (төрле яшь категориясендә) I, II, III нче урыннар биреләчәк һәм дипломнар, бүләкләр тапшырылачак. Ахырдан барлык  тупланган материалны кулланып китап чыгару планлаштырыла.

 Конкурсның максаты: ислам дине тарихын, татар халкы тормышында аның тоткан ролен яктырту; мәчетләр тарихын барлау; ислам динен таратучы имамнар хакында халыкка җиткерү.

Конкурста 11 яшьтән өлкәнрәк булган һәркем катнаша ала. 

Конкурска тәкъдим ителүче хезмәтләрдә инша формасында язылган тулы язма булырга тиеш. Мәчетнең тарихы, бүгенге эшчәнлеге турында язу шарт.  Катнашучы  “Конкурс номинациясе” шартларына туры китереп, tulinf@rambler.ru адресына бер язма эчендә мәчетнең тарихы, хәзерге эшчәнлеге турында кызыклы, мәгълүмати текст белән бергә 10 фото юлларга тиеш. 

Конкурсның иң яхшы язма яисә фото авторларын жюри сайлап ала. Аларның исемнәре   “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәгенең Вконтакте челтәрендәге төркемендә 15 нче декабрьдән дә калмый  игълан ителәчәк. Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасының көне һәм  вакыты алдан хәбәр ителә.
 

Конкурска җибәрелгән эшләрне  “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәгенең Вконтакте челтәрендәге төркемендә урнаштыру, “Теләче” район газетасында язмаларны чыгару  оештыручылар хокукында. Белешмәләр өчен телефон номерыбыз: 89393967641

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев