Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Мәчет тарихында гасырлар балкышы” бәйгесенә

Архив чыганакларына күз салганда, Урта Мишә авылына 18 гасырда нигез салына, ул Казан губернасы Мамадыш өязе Елыш волостена караган. 1883 нче елда бу авылда 80 хуҗалыкта 438 кеше яшәве билгеле. Авылда ясаклы татарлар яшәгән һәм мәчет эшләгән. Бу мәгълүмат Урта Мишә авылының 1882нче елның 20 маенда төшерелгән җир планы рәсемендә күрсәтелгән. Планда күрсәтелгәнчә, мәчет белән каравыл өе янәшә һәм авылның нәкъ уртасына урнашкан була. Шунысы игътибарга лаек: бүген дә мәчет шул урынны били.

18 нче гасырның беренче яртысына кадәр Казан губернасында мөселманнарның дини тормышы бернинди законнарсыз һәм рәсми идарәсез үз иркендә кала. Шулай да авылларда мәчетләр төзелә, мәхәлләләр эшләп килә. Ә власть органнары мәчетләр белән кызыксынмый, дин әһелләрен исәпкә алмый, ревизия ясаганда аларны крестьяннар дип яза. 1832 нче елдан башлап император Николай II идарәсе чорында, губернатор мәчет ачарга рөхсәт бирә алган. Мәчет ачу мәшәкате губерния идарәсендә кайвакыт еллар буена сузылган. Чиновниклар, юк-бар сәбәпләр табып, чүп-чар таләпләр куеп эшне тоткарлаганнар. Мәчетләр дә, чиркәүләр дә губерния архитекторлары раслаган профессиональ проектлар буенча гына төзелергә тиеш була. 1837 нче елда мәчетләрнең үрнәк проектлары җыентыгы аерым альбом булып дөнья күрә. Анда 3 тәрәзәле агач мәчетләрдән башлап 2 катлы таш биналарга кадәр төрле вариантлар керә. Бу проектларның мәҗбүрилелеге 1865 нче елда гына гамәлдән чыга, ләкин ХХ гасыр башына мәчетләр һаман да әлеге альбом буенча төзелә.


Урта Мишә авылында ХХ гасыр башына кадәр сакланган мәчет 1864 елда шушы альбом – проект нигезендә төзелә. 1845 елдан 1866 елга кадәр авылның имам-хатибы булып Хәбибулла Хәмзин эшли. 1866 елдан бу вазыйфаны 1909 елга кадәр Гайнетдин Габидуллин башкара. 1909 елның 6 июненнән 1914 елның 8 мартына кадәр Гайнетдинов имам – хатип булып тора. 1914 елның 8 мартыннан Шәмсемөхәммәт Яруллин имам итеп билгеләнә, аны 1917 елга кадәр имим-хатип Маязитхан Мөхәммәтһадиев алмаштыра. 1917-1930 елларда - Вәлимөхөхәммәт мулла, 1930 - 1940 елларда - Мөхәммәтфазыл мулла башкара. Мәчет 1940 елга кадәр гыйбадәтханә булып хезмәт иткән. 1940 нчы елның 27 январь указы нигезендә мәчет ябыла. 1941 нче елның язында мәчет манарсы киселеп, мәктәп булып хезмәт итә башлый. Бу мәгълүматлар милли архив документлары һәм 1914 елгы статистик белешмәсе чыганагыннан алынды, анда Казан губернасы турында барлык төр мәгълүматлар бирелгән. “Мечети и магометанское духовенство Казанской губернии” дигән бүлектә Урта Мишә авылы мәчете, аның каршында мәктәп эшләве, дин эшлеклеләре турында язылган.(689-692 нче битләрдән алырга мөмкин.) Мәчет каршындагы мәктәптә гарәп алфавиты нигезендә укырга-язарга, мөселман дине нигезләренә өйрәнгәннәр. Шушы уңайдан М.С.Рыбушкин “Казан тарихында” болай дип яза: “Грамоталылыкка килгәндә укый-яза белмәүче мөселман хөрмәткә лаек түгел.” Шуңа күрә ата-аналар үз улларын шушы мәктәпкә бирергә тырышканнар, анда 7-9 яшьлек малайлар кабул ителгән. Кызларны имам-хатип хатыны абыстай укыткан. Укыткан өчен мөгаллим һәм абыстай бернинди эш хакы алмый, материал хәленнән чыгып, балалар китергәннән канәгать калган: нигездә бу чәй, он, вак акча, утын була. Кайвакыт зур бәйрәмнәрдә халат китергәннәр, бу сирәк күренеш булган.
Мәчет – гарәпчәдән мәсҗид-сәҗдә кылу урыны, йорты буларак билгеле. Ул махсус гыйбадәт бинасыннан, ишегалдыннан тора. Бинаның уртасыннан бер манара менә, ул агачтан салынган. Манара җирле архитектура традициясе нигезендә 6 кырлы, тәбәнәк итеп, очына ярымай куелган. Мәчет эчендә, аның Мәккәгә караган ягында, җирле агач бизәкләре белән матур итеп михраб эшләнгән. Ул намаз укучылар карап басарга тиешле тарафны (кыйбла ягъни көньяк-көнчыгышны) күрсәтеп тора. Мәчет идәненә, кагыйдә буларак, келәмнәр җәелгән, стеналары махсус язмалар –Коръән аятьләре һәм төрле шамаиль, орнаментлар белән бизәлгән.
Урта Мишә авыл халкының үткән тормышында мәчет аерым урын алып тора. Ул гыйбадәтханә генә түгел, ә төрле вазыйфалар башкаручы җәмәгать йорты да: анда балаларны гарәпчә укырга-язарга өйрәткәннәр, гозер-йомыш белән килүчеләрне кабул иткәннәр; туучылар, вафат булучыларны исәпкә алганнар, яңа тормыш коручы гаиләләргә никах укыганнар; кичләрен үз эшләре, җәмәгать эшләрен башкару турында сөйләшү өчен ирләр җыелган. Мәчет дини үзәк кенә түгел, ә мәдәни, сәяси, икътисади һәм иҗтимагый тормыш үзәгенә әверелгән. Бүгенге көндә мәчет бу функцияләрнең күбесен югалткан, ләкин кайберләре әле дә саклана, халык тарафыннан зур хөрмәт белән үтәлә.


1994 нче елдан мәчет янадан элеккеге функциясен үти башлый. Авылдан чыккан эшмәкәрләрнең һәм авыл халкының уртак тырышлыгы белән яңадан, элеккеге урынына, 6 кырлы манара, аның башына ярымай куела. Бу хакта авыл имамы Нурмөхәммәт ага Якупов болай дип искә ала: “Манара утыртканда мәчет ниргәсенә чокып язылган цифрларга тап булдык, анда 1909 ел диелгән иде”. 1960 - 1989 елларда - Мөхәммәтгалим мулла, 1989 -2017 елларда Якупов Нурмөхәммәт мулла. 2017 – 2021 елларда Фоат Гобәйдуллин, 2021 елдан вакытлыча Рөстәм Әхмәтгәрәев башкара.
Шушы 1864 нче елда төзелгән, 100 елдан артык торган мәчет 2008 елның апрель аенда сүтелә һәм берничә ай эчендә яңа мәчет төзелеп тә бетә. Патша сараена тиң йортларда яшәсә дә, гап-гади авылын, туган нигезен онытмый Наил абый. Туган авылы Урта Мишәдә мәчет салдыру теләге аның күптәнге хыялы була. Һәм ул шушы хыялын тормышка ашыра. Нәтиҗәдә, 2008 елда берничә ай эчендә Урта Мишә авылында искиткеч күркәм “Наил” мәчете төзелә. Авыл картлары 17 октябрьдә беренче җомга намазын укыйлар.
Аллага шөкер, хәзергә көндә дә мәчетебез эшләп килә. Анда һәрвакыт тәртип һәм чиста. Эченә килеп керүгә үк җанга тынычлык, рәхәтлек иңә. Элек – электән нык нигезле мәчетебез тирә - якка моңлы азан тавышын яңгыратып, бар тарафка иман нуры иңдереп торган. Һәр җомга көн ирләр, бабайлар мәчеткә намазга йөриләр.


Дини тәрбияне сабый чактан ук бирү мөһим. Без, мәдәният хезмәткәрләре, мәчеткә балаларны тарту максатыннан очрашулар, экскурсияләр оештырабыз. Балаларны мәчет белән хәзрәт таныштыра. Ул аларга мәчеткә кергән һәр кеше белергә тиешле әдәп-әхлак кагыйдәләрен аңлата, кыска догаларны сөйли. Һәм шулай ук балалар да үзләренең белгән догаларын яттан сөйлиләр. Һәр әхлак дәресе бала күңелендә тирән эз калдыра.
Ләкин хәзергесе көндә, мәчеткә йөрүчеләр азрак кимегән. Әлбәттә, мәчеткә кеше күбрәк йөрсә, күңеллерәк анысы. Без исә булганына шөкер итәбез. Иң мөһиме – булганның бәрәкәте булсын. Күпнең дә, азның да чиге юк аның.
Язмамны тәмамлап шуны әйтәсе килә: авылыбызда азан тавышлары гел тынмасын. Ә мәчетебез имамы сау – сәламәт булып, авылдашларына, хак динебезгә озын – озак хезмәт итәргә язсын.

Мөхәммәтшина Гөлфия Исмәгыйль кызы, 44 яшь
Теләче районы Урта Мишә авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев