Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Методик семинар узды

10 август көнне район мәдәният йортында “Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез” республика шәҗәрә фестивален үткәрү һәм архив эше сораулары буенча методик семинар булды.

Мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары һәм оешма-предприятие җитәкчеләре чакырулы булган семинарны Татарстан Республикасының архив эше комитетының  архив эше үсеше  һәм мәгълүмати хезмәт күрсәтү бүлеге начальнигы Лилия Салихова белән шушы ук ведомствоның архив документларын һәм халыкара элемтәләрне фәнни нигездә файдалану бүлеге өлкән белгече Алинә Галимҗанова катнашты һәм чыгыш ясады. Лилия Рәшит кызы залдагыларны архив эшенә карата булган заманча таләпләр белән таныштырса, Алинә Алмаз кызы ”Эхо веков в истории семьи - “Тарихта без эзлебез” республика шәҗәрә фестивален үткәрү тәртипләре турында сөйләде.

Семинар алдыннан кала кунакларын муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов кабул итте. Азактан алар район хакимиятенең икенче катында урын алган архив бүлеге бүлмәсе белән, архив материалларының сакланышы белән таныштылар. Аларны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин озата йөрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X