Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Сигезенчесе. Соңгысы түгел

22 май көнне “Батыр” спорт комплексында “Теләче” спорт мәктәбе тарафыннан Татарстан Республикасының һәм Башкортстан Республикасының халык артисты, Россиянең атказанган артисты,Татарстан Республикасы гер спорты федерациясе президенты, машина спорты буенча халыкара класслы спорт остасы Салават Зәки улы Фәтхетдинов призына көрәш буенча 2009 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге яшүсмерләр арасында VIII ачык республика турниры үткәрелде.

Турнирда республикабызның 18 районыннан, шулай ук ут күршеләребез -  Башкортстан  һәм Марий Эл Республикаларыннан килгән  191 яшь көрәшче шәхси һәм команда беренчелегендә көч сынашты.

Ярышларны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, якташыбыз, Татарстан Республикасы Спорт министрының беренче урынбасары, көрәш буенча атказанган спорт остасы Хәлил Шәйхетдинов, әлеге министрлыкның югары казанышлар спортын үстерү бүлеге аналитигы Айрат Гатауллин,  Татарстан Республикасы көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров, җаваплылыгы чикләнгән “АвтоСпецТранс” ширкәте генераль директоры, Казан шәһәре көрәш федерациясе җитәкчесе, “Зилант” спор клубы җитәкчесе, милли көрәш буенча Татарстан Республикасының спорт остасы Расих Габдрахманов һәм ярышларның сәбәпчесе һәм иганәчесе  Салават Фәтхетдинов үзе катнашты һәм чыгыш ясады.

Тантанада Салават Фәтхетдинов милли көрәшне популярлаштыру, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә күрсәткән ярдәме, озак еллар дәвамында райондашларыбызга матур көрәш бәйгесе оештырып килүе өчен “Теләче муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен” медале һәм Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. “Теләче муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен” медале белән Татарстан Республикасы Спорт министры, көрәш буенча атказанган спорт остасы Хәлил Шәйхетдинов та бүләкләнде. Ул исә яшь көрәшчеләребезне һәм чарада катнашучыларны зур спорт бәйрәме белән тәбрикләгәннән соң,  Татарстан Республикасы физик культура һәм спорт өлкәсе үсешенә керткән өлеше өчен  Салават Фәтхетдиновка Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының Мактау билгесен тапшырды. Чарага Татарстан Республикасы көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров та буш кул белән килмәгән. Марсель Шәрипҗан улы үсеп килүче буын арасында физик тәрбия эшен намус белән, зур һөнәри осталык белән башкарганнары һәм спортның милли һәм олимпия төрләрен үстерүдә актив катнашканнары өчен Салават Фәтхетдиновка, районның өстәмә белем һәм тәрбия бирү үзәге җитәкчесе Азат Шәйхетдиновка һәм “Теләче” спорт мәктәбе тренеры Венер Әскаровка Россия Федерациясе Федераль җыены Дәүләт Думасының Рәхмәт хатларын тапшырды.  

Рәсми чыгышлардан һәм бүләкләүләрдән соң чарада катнашучылар район Балалар иҗат үзәгенең “Сюрприз” үрнәк бию коллективы, район Сәнгать мәктәбенең “Бравые солдаты” ансамбле һәм район мәдәният йорты каршында эшләп килүче Зифа” вокаль ансамбле кызлары чыгышларын карап хозурланды.

Гадәттәгечә, ярышлар бик мавыктыргыч һәм киеренке узды. Ярышта республика районнарыннан килгән укучыларыбыз белән беррәттән, Башкортстан һәм Марий Эл Республикаларыннан килгән яшь батырлар да матур көрәш үрнәкләре күрсәтеп бил алыштылар. Болар хакында сез тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз. Командалар беренчелегендә исә призлы урыннарга Теләче, Казан шәһәренең Авиа - Яңа Савин, Саба районнары җыелма командалары лаек булды.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев