Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Милли калейдоскоп” тапшыруы журналистларын кабул иттеләр

11 февраль көнне Субаш авылы карендәшләребез ТНВ каналының “Милли калейдоскоп” тапшыруы журналистларын кабул итте.

Алар үзләренә  генә хас булган милли хәзинәләрен төрле яктан ачып бирергә тырыштылар. Кунакларыбыз өлкән буын вәкилләренең үткәне,милли ризыкларының рецептлары белән кызыксындылар. Ходай йорты “Троица” чиркәвендә булдылар һәм “Нардуган”лылар тәкъдим иткән милли йолаларны чагылдырган чыгышлар белән хозурландылар. Кыскасы әлеге тапшыруны февраль ахырларында ТНВ-Татарстан,ТНВ –Планета каналлары аша карарга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев