Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Милли тәрбия бишектән башлана

Әни – бала тормышында иң зур әһәмияткә ия кеше. Юкка гына да бит: “Җәннәт әниләрнең аяк астында”, - дип әйтмиләрдер. Иң ныклы терәк, сабыр холык, җылы куллар, изге терәк анада. Баласы өчен җан атучы да, кайгыртучы да, сөенүче, көенүче дә, беренче көннәреннән сабыйны бишек җырлары аша тәрбияләүче дә – әниләр.

Бала белән ана арсында булган  бәйләнешне тагын да үстерү максатыннан безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында “Бишек җырлары – халкым мирасы” исемле чара үткәрелде. Милләтебезгә, гореф-гадәтләребезгә карата булган үзебезнең мәхәббәт һәм хөрмәт хисен без сабыйларыбызга нәкъ менә бишек җырлары аша җиткерәбез. Алар аша балага әхлакый яктан тәрбия бирү, эчке дөньясын баету, ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтне тагын да ныгыту, гаиләдә бишек җыры башкаруны популярлаштыру – бу чараның төп бурычлары булып торды.

      Үз милләтен белмәгәннең киләчәге юк. Балаларыбызда да милли традицияларыбызга карата ярату хисен уята, өйрәтә алсак иде. Җәмгыятькә файдалы кешеләр итеп тәрбияләгәндә ана белән бала арасында булган җылы бәйләнешне югалтмый, көчле терәк була белсәк иде. Бишек җырлары – әнидән сабыена бүләк ителүче иң беренче моңлы халкыбыз мирасы. Һәм аның әһәмияте тәрбия өчен әйтеп бетергесез көчкә ия. 

      Шунысы да сөенечле: “Бишек җырлары – халкыбыз мирасы” исемле чарада Давлетшиннар, Фасхетдиновлар, Ахметгалиевлар, Мироновлар, Закировлар, Галияхметовлар гаиләсе бик теләп катнашты. Һәр гаилә үз телендә искиткеч матур һәм үзенчәлекле бишек җырлары башкарды. Һәр гаилә үзләре өчен генә хас җылылык, бердәмлек хисе белән бүлеште; бер-берсенең традицияләре белән танышты. Киләчәктә дә мондый чараларда актив катнашырлар дип өметләнеп калабыз. Чөнки милләтебез дәвамчыларын тәрбияләү иң беренче чиратта гаиләдән башлана. Бердәм булып хезмәт иткәндә, бер-беребезне тулыландырып торганда гына яхшы уңышларга ирешергә мөмкин. Тырышлыгыгыз, битараф булмавыгыз өчен зур рәхмәтебез әти-әниләргә!     

 Рәфинә Фәсхетдинова,  Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев