Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Милли традицияләрдә тәрбияләү» номинациясендә 1 урын

Хәтерләсәгез Чистай шәһәрендә балигъ булмаганнарның “Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» республика конкурсының зона туры үткән иде. Әлеге конкурста Теләче урта мәктәбенең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары, җәмәгать тәрбиячесе, районда бала хокуклары буенча Республика вәкиленең җәмәгать ярдәмчесе – Кыямова Лилия Рәис кызы катнашып жиңү яулады.

Бүген Кәрим Тинчурин комедия һәм драма театрында, конкурсның Республика турына нәтижә ясалып жиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Лилия Рәис кызы " Милли традицияләрдә тәрбияләү" номинациясендә 1 урынга лаек булды. Ана Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе рәисе Ләйлә Фазлееваның 1 дәрәжәдәге дипломы тапшырылды. Котлыйбыз,  киләчәктә дә уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев