Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Мин, син, гаилә” проектын тормышка ашыру берничә этапта үтәчәк

“Олимп” Теләче яшьләр үзәге 2023 елда Яшьләр министрлыгы тарафыннан үткәрелгән конкурста катнашып Грант откан иде. “Мин, син, гаилә” проектын тормышка ашыру берничә этапта үтәчәк.

Беренче этап - районыбызның яшь гаиләләре арасында “Об актуальных направлениях досуговой деятельности молодых семьи” темасына сораштырулар уздыру. Шулай ук бу этапта, ике яшькә кадәрге балалары булган яшь әниләр өчен, фитнес буенча түләүсез укулар да оештырылачак.

Икенче этапта яшь гаиләләр катнашында “Медиа контент” бәйгесе узар дип көтелә. Җиңүчеләрне акчалата бүләк көтә.

Өченче этапта районда республикакүләм слёт узачак. Слет программасына гаилә бюджетын алып бару буенча укулар да кертелгән.

Дүртенче этапта “Лучший по профессии” дип исемләнгән республикакүләм бәйге узачак. Җиңүчеләрне, шулай ук зур суммада, акчалата бүләк көтә, дип ышандыра оештыручылар.

Районыбызның яшь гаиләләрен әлеге кызыклы проектларда катнашырга чакырып калабыз! Чараларның күбесе “Киләчәк” яшь үзәгендә үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев