Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Минбар» театрының театраль тамашасы булып үтте

23 апрель көнне район мәдәният йортында педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының Атказанган артисты, автор - башкаручы, композитор Ильяс Халиков җитәкләгән «Минбар» театрының “Аклыкка илтсен юллар” дип исемләнгән театраль тамашасы булып үтте.

Шунысы игътибарга лаек, тамаша Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү комиссиясе ярдәме белән булдырылган һәм күрсәтелә.

Театральләштерелгән тамашада рольләрне Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәрләре  Марат Баязитов белән Зөлфирә Баязитова, Фарил Дульмиев, күпсанлы Халыкара конкурслар лауреаты Ленар Хамматов һәм  үзешчән артистлар - Айназ Газизов, Илназ Сибгатуллин, Нурия Халикова, Хәнифә Халикова башкарды. Артистларның чыгышы тамашачыларның дәвамлы алкышларына лаек булды.

Фәнил Гаязов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев