Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Миңнеханов: «Безнең ишегалды» программасын профессионаллар гына гамәлгә ашыра ала

ТР Президенты Татарстанда ишегалларын төзекләндерү буенча белем бирү воркшобын ачты.

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру өчен министрлыклар, ведомстволар, шулай ук муниципалитетлар һәм идарәче компанияләрнең көчләрен берләштерергә кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда белем бирү воркшобын ачу тантанасында шулай дип белдерде.

«Уңайлы шәһәр мохите хакында фикер алышканда без, гадәттә, парклар һәм иҗтимагый киңлекләрне күздә тотабыз. Әмма бу бик тар күзаллау. Кешеләр паркларда яшәми, алар микрорайоннарда гомер итә, юллардан, тротуарлардан йөри. Алар көн саен ишегалдына чыга, анда юллардагы, тротуарлардагы чокырлар, теләсә кайда калдырылган машиналар, җыеп кына әйткәндә, уңайсыз мохит белән очраша», - диде Миңнеханов.

ТР Президенты соңгы 5 елда республикада парклар һәм скверлар төзергә, яр буйларын төзекләндерергә өйрәнеп җитүләрен искәртте. Хәзер исә Татарстандагы барлык күп фатирлы йортларның ишегалларын тәртипкә китерү бурычы тора.

«Гражданнар әлеге программадан күп нәрсә көтә. Безнең бурыч – аны лаеклы, үз вакытында һәм сыйфатлы итеп гамәлгә ашыру. Бу эшне бары тик профессионаллар командасы белән генә башкарып чыгарга мөмкин. Аңа Хөкүмәт, ведомстволар, муниципаль берәмлекләр, идарәче компанияләр дә кушылырга тиеш», - дигән бурыч куйды Миңнеханов.

 

«Кешеләр барлык этапларда да уңайлы мохитне формалаштыруда катнашырга, үзләрен ишетеп, алар хакында кайгыртуларын белеп торырга тиеш», - дип өстәде ул.

ТР Президенты Татарстанда парклар һәм скверлар программасын гамәлгә ашыру барышында яшь архитекторларның тулы бер плеядасы үсеп чыгуын, шулай ук кече архитектура формаларын иҗат итүчеләр барлыкка килүен искәртте.

«Әлеге стандартны безгә ишегалларын төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру барышында кулланырга кирәк», - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Бүген Казанда «Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын төзекләндерүгә багышланган воркшоп ачылды. Анда министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципаль берәмлек башлыклары катнаша. 2020 елда Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча 1,5 меңнән артык ишегалдын тәртипкә китерү күздә тотыла. Барлык ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә 50 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.

Фото: tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев