Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Минем беренче укытучым

Дөньяда һөнәрләр бик күп. Аларның төрле һәм кызыклы булуы турында һәркем белә. Минемчә, һәр кеше һөнәрнең үзенә ошаганын сайларга тиеш. Үзең сайлаган һөнәрнең чын остасы булу өчен бик куп укырга, белемле булырга кирәк. Белемнең кеше тормышындагы әһәмияте турында бик күп мисаллар китереп була. Халык бу турыда: “Белем – бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы”, - дигән. Ә белемле булырга кешене укытучы өйрәтә.

Һәр кешенең иң матур, иң татлы һәм җылы истәлекләре аның балачагы белән бәйләнгән була. Иң күңелле хатирәләр - әлбәттә, мәктәп еллары. Мәктәп дигәч, күз алдына шунда ук укытучы килеп баса. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә атлый ул. Сабыйны кулына алып, белем дөньясына алып керә. Хәреф танырга, язарга, санарга өйрәтә.

   Минем  беренче  укытучым Бәдриева Наилә апа турында сөйләп китәсем килә. Аның безне беренче тапкыр каршы алуы бүгенгедәй хәтеремдә. Ипләп кенә кулымнан тотып, якты сыйныфка алып керүе... Нечкә тавыш белән әйткән сүзләре әле дә колагымда яңгырап тора. Ул – бик әйбәт укытучы. Гадел һәм түземле, тыныч һәм ягымлы. Безне ярата һәм безнең әйбәт булуыбызны тели. Безнең уңышларга сөенә, кайгыларыбызны уртаклаша. Дәресләрне дә аңлаешлы һәм күңелле итеп үткәрә иде ул. Аңламаган темаларны кат – кат аңлатырга да вакытын кызганмый иде. Аның белмәгән нәрсәсе юк, бөтен сорауларга да җавап таба торган иде ул. Ниниди генә уеннар уйлап чыгармый ул. Ул безне бик күпкә өйрәтте: яхшыны яманнан аерырга да, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга да, фикерләү сәләтен үстерергә дә. Бездән чын шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен бирде.

   Укытучы булу җиңел түгел. Ул зур сабырлык, балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган һөнәргә карата чиксез бирелгәнлек таләп итә. Укытучыдан башка кеше бер һөнәргә дә өйрәнә алмас иде. Укытучы – барлык һөнәрләргә юл ачучы кеше.

   Иске Җөри урта мәктәбенең  11нче сыйныф укучысы  Зарипова Нурзилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев