Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Минем шәҗәрәм” республика генеаологик бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Алар арасында район укучылары да бар.

Шәтке урта мәктәбеннән Айзилә Рәхимова (8 яшь) - беренче, Олы Мишә урта мәктәбеннән Таңчулпан Гыйләҗева (16 яшь) - өченче, Түбән Саурыш авылыннан студент егет Камил Сәхәбиев (18 яшь) - өченче урынга лаек булды. 24 ноябрь көнне Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры бинасында узган бүләкләү тантанасында Айзилә - планшет, Таңчулпан белән Камил - электрон китап белән бүләкләнде. Ә “Туган телгә мәхәббәт” номинацияcендә уңышка ирешкән Олы Мишә урта мәктәбе укучысы Дилбәр Гыйниятуллина (14 яшь) “Минем шәҗәрәм” дип исемләнгән күн папкага ия булды. “Минем шәҗәрәм” бәйгесендә җиңүчеләрне ихлас котлыйбыз һәм киләсе бәйгеләрдә дә иҗади уңышлар теләп калабыз.

Фото: интернеттан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев