Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

#МинемГеройМинемГаилә

Минем бабаем Зәйнуллин Фархулла Зәйнулла улы 1911 елның 15 июнендә Саба районы Шытсу авылында туган.

Сугышка кадәр ул Теләче районы Үрнәк авылында склад мөдире булып эшләгән. Ул укымышлы, белемле кеше булган барлык җыелышларда катнашкан. Бабайның ике улы, һәм бер кызы булган. Аның кызы минем әбием Дәүләтшина Әлфия. Бабайны сугышка алганда минем әбием бер яшьлек булып калган. 1941 елының 21 июнендә бабай Бөек ватан сугышына китә. Ул аңа кадәр инде беренче бөтен дөнья сугышында катнашкан була. Бабайдан килгән соңгы хатта безгә бүген атлар бирделәр сугышка кереп барабыз дип язылган булган. 1941 елның ноябрендә бабайның хәбәрсез югалуы турында хәбәр килә. Аның кайда үлгәне билгесез. Мин үземнең бабаем белән горурланам, чөнки ул Бөек Ватан сугышында катнашкан.


#МойГеройМояСемья #МинемГеройМинемГаилэ #БессмертныйПолк
#БессмертныйПолкТатарстан #БессмертныйПолк2024

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев