Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

#МинемГеройМинемГаилә

Фәридә Заббарованың икенче бабасы Фәсхетдинов Хаҗигали Фәсхетдин улы турындагы язмасын тәкъдим итәбез.

Фәсхетдинов Хаҗигали Фәсхетдин улы 1917 нче елның октябрендә Баландыш авылында туа.1925 нче елда1 нче сыйныфка укырга кереп 5 ел укый.1930 нчы елда укуын тәмамлап колхозга эшкә керә.
Беренче булып ул хәрби шәһәрчек-Сослангерьга килә.Ул анда хәрби эшкә өйрәнә.1942 нче елның җәендә Мәскәүгә15 чакрым кала сугышка керә.
Шунда аның аягы яралана.Аны Чагады поселогына озаталар.Ул шунда 6 ай дәваланып ята.1943 нче елда ул терелеп сугышка китә.Анда беркадәр сугышкач,
кулбашы яраланып Куйбышевка озатыла,3 ай дәваланып өйрәнү лагерена кайта.1944 нче елның апрелендә Минск сугышында катнаша,шунда пуля тиеп аягы яралана.Аның сул аягын кисәләр һәм Омский госпиталенә җибәрәләр.Ул анда 5 ай ята.
1944 нче елның көзендә яралы булу сәбәпле туган авылына кайта.Ул Җиңү көнен авылда хезмәт итеп каршылый.
Бабаебыз бүгенге көндә вафат.

#МойГеройМояСемья
#МинемГеройМинемГаилә
#БессмертныйПолк
#Баландышскаясельскаябиблиотека

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев