Мини-футбол буенча, кызлар һәм егетләр командалары арасында сайлап алу ярышлары узды
14 гыйнвар көнне Теләченең, Татарстан Республикасында «Мини-футбол - мәктәпкә» Бөтенроссия проектының мини-футбол буенча, кызлар һәм егетләр командалары арасында сайлап алу ярышлары узды.
Ярышларда Теләче урта мәктәбенең барлыгы 4 командасы катнашты. Көне буена барган кызу ярш нәтиҗәләренә килсәк: 2005-2006 елгы егетләр командасы 1 урын ( теренерлары Нәҗметдинов Илнар Камил улы); 2005-2006 елгы кызлар командасы 2 урынга (тренерлары Хакимов Рафил Рефат улы); 2009-2010 елгы егетләр командасы 1 урынга (тренерлары Хабиров Рөстәм Газиз улы); 2009-2010 елгы кызлар командасы 2 урынга (тренерлары Хакимов Рафил Рефат улы) лаек булды! Республика дәрәҗәсендәге ярышларны оештырган өчен Теләче урта мәктәбенә, аерым алганда директор Хафизов Айнур Фирдәвес улына, Татарстан футбол федерациясе берлегенең Теләчедәге вәкиле Яхин Рәис Рәшит улына рәхмәт белдерәбез! 1 урын алган җиңүче командалар Түбән Новгород шәһәрендә үтәчәк Россия күләм үтүче ярышларда катнашырга барачак. Җиңүче командаларны ихластан котлыйбыз!
Лилия Кыямова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев