Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген район комиссиясе тикшерде

Теләче районы башкарма комитетынын 20.06 2022 ел 116 номерлы карары нигезендә мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген район комиссиясе тикшерде. Белем оешмаларын тикшеру 3 августтан 5 августка кадәр дәвам итте.

Теләче районында бүген 21 мәктәп, 11 балалар бакчасы, 2 өстәмә белем бирү оешмасы  бар.  Олы Мишә урта, Сауш төп мәктәпләре ремонт булу сәбәпле әлегә тикшерелмәде.

      Комиссия нигездә балаларның hәм укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итүче барлык шартларны карап, өйрәнеп чыкты. Укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итүче норматив документларга, янгын hәм электр куркынычсызлыгына , антитеррор, санитария гигиена шартларының, хезмәтне саклау hәм техника куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешенә аеруча игътибар бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X