Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мөгаллим булу өчен, олы йөрәк кирәк!

Мөгаллим ул - акыл иясе. Аның һәр сүзе, һәр киңәше балага канат куярга, тормышын, язмышын үзгәртергә сәләтле. “Укытучылар көне”н илебез зур хөрмәт белән билгеләп үткән шушы көннәрдә минем сезгә, мәктәп ишеген мөгаллим буларак ачып кереп, тәүге баскычында ук мәктәп җитәкчесе дигән җаваплы вазифаны үз җилкәсенә күтәргән, менә инде 40 ел дәвамында белем иле буйлап горур атлаучы, мөгаллимнәр остазы Чернов Петр Александрович турында горурланып сөйлисем килә.

Табигать биргән зур илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге,өмет,ышаныч кебек сыйфатларны үзендә туплавы җитәкләгән коллективның да, укучыларның һәм әти - әниләр коллективының да аңа хөрмәт һәм ышаныч белән каравына этәрә.

       Тормышның төрле этапларын үтеп, яшь буынны тәрбияләүдә фидакарь, батыр хезмәте белән халык рәхмәтен, ихтирамын казанып, бүгенге зур дәрәҗәләргә ирешкән олуг йөрәкле шәхес – Петр Александрович Чернов   башлангыч мөгаллимлек адымнарын туган авылы Субаш урта мәктәбендә  атлый. Армия сафларында хезмәт итеп кайткан яшь егет физик тәрбия, хезмәт дәресләрендә  укучыларда патриотик хисләр тәрбияләүгә аеруча зур басым ясый. Субаш авылы яшьләре белән дә уртак тел табып, дусларча эшләп китүе яшьләр арасында спортны югары күтәрүгә зур этәргеч була. Мәктәп янында хоккей мәйданчыгы булдырып, волейбол, баскетбол, хоккей  командалары оештырып, авыл егетләрен  үз канаты астында ирләрчә тәрбияли ул.

       Үзен укытып, тәрбияләп чыгарган мәктәп укытучыларының,үзен  беренче эш көненнән үк җылы итеп, нык терәк белдереп кабул итүләрен  якты истәлекләр белән генә искә ала ул. Һәм үз остазларына зур рәхмәтләрен җиткерә. Җитәкче буларак, авыл халкы белән бик яхшы мөгаләмәдә булып, керәшеннәргә хас булган йолаларны югалтмыйча, саклап, бәйрәмнәр үткәреп, яшьләргә бердәм тормыш үрнәге күрсәтеп, авыл халкы арасында кайнап яши Петр Александрович. Субаш авылына барып, кем белән генә сөйләшеп китсәң дә, аның турында  “Безнең  Петр Александрович” дип, зур хөрмәт белән  сөйләгән сүзләрне генә ишетәсең.

       Эшләү дәверендә  берничә мәртәбә эш урыннарын алыштырып,Субаш урта, Баландыш төп, һәм Олы Нырсы урта мәктәпләрендә җитәкче вазифасын башкарырга туры килә Петр Александровичка. Кайсы мәктәпкә килмәсен, иң беренче бөтен көчен мәктәп алдына куелган максат - бурычларны хәл итүдә юнәлтә җитәкче: белемле, тәрбияле, тормышта үз юлын  табарга әзерлекле , яхшыны яманнан аера, тиешле карарлар кабул итә белүче  шәхес тәрбияләү.

      Петр Александрович җитәкчелек иткән соңгы 10 елдагы Олы Нырсы урта мәктәбенең уңышларын тезеп китсәк, язмам бик озын булыр иде. Кайсы гына өлкә булмасын: спорт  ярышлары; төрле дәрәҗәдәге олимпиада, фәнни- гамәли конференцияләр; мәдәният өлкәсендә төрле бәйгеләр - соңгы 5 елда мәктәп гел алдынгылар исемлегендә. Әле шулар өстенә мәктәпкә ясалган капиталь төзекләндерү эшләрен дә кушсак , җитәкченең хезмәте бәһасез.

        Петр Александровичның  мәгариф өлкәсендә күрсәткән тырыш хезмәте  җитәкчелек тарафыннан да зур ихтирам белән бәяләнә:Теләче муниципаль район башлыгының күп санлы рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, РФ һәм ТР мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамоталары, ТР  мәгариф һәм фән министрлыгының  “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе. 2022 нче елда Чернов Петр Александрович “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы “ дигән мактаулы исемгә лаек булды.

       “ Җитәкче булып эшләүнең төп сере нәрсәдә?”- дип үзеннән сораганда, җитәкче,елмаеп: “ Гаилә терәгендә”,- дип җавап бирә. Чыннан да, инде 38 ел иңне-иңгә куеп, 3 егетне олы тормышка очырган  тормыш иптәше Валентина Петровнага чын йөрәгеннән рәхмәтле ул. Егетләрнең өчесе дә югары белемле, сайлаган һөнәрләре буенча өчесе дә илебезгә хезмәт  итүдә.Җитәкченең спорттан хоккей, чаңгы кебек төрләрне үз итүе, әтисенең яраткан һөнәре -агач эшен дәвам итүен дә искә алсак, улларының чын ир булып үсүләренә шик калмый.

       Петр Александрович мәктәпне тәмамлап чыгып киткән, инде бүген үзләре тормыш корып, мөстәкыйль яшәгән элекке укучылары белән дә тыгыз элемтәдә тора.Аларның шатлыкларын бүлешеп, борчу булганда, төрле киңәшләре белән таяныч булып, һәрдаим ярдәм кулын сузып тора. Чын мөгаллим әнә шундый була ул!

       Кеше җиргә бер генә килә.Аның хыяллары-бай, тормышы, кылган эшләре матур, башкаларга үрнәк булып калырга тиеш.Әгәр сайлаган язмышын сүтеп, яңадан тагын бер кат үтәргә кушсалар, һич икеләнмичә әйтә алам : Петр Александрович  кабат шушы юлны сайлар иде.

                                                                  

 Мәктәпнең ана теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Г.Мөбинова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев