Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

#МойГеройМояСемья

Кирәкми безгә кан кою, Кирәкми безгә сугыш! Безнең теләк якты, матур, Тыныч хезмәт һәм тормыш!!!

Ямьле язлар белән бергә җир йөзенә Бөек Җиңү көне килә. Бу көнне, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, шатлыклы күз яшьләре белән каршы алалар. Аларның оныклары- без дә бу көнне нәкъ шулай каршы алабыз. Күңелләрне шатландырып, хатирәләрне яңартып быел Җиңү көненең 79 нчы язын каршылыйбыз. Бу канкойгыч сугыш турында ишетеп кенә беләбез. Минем бабаем, Захидуллин Фархулла Захидулла улы,1909 елның 12нче декаберендә Татар Икшермәсендә гади эшче гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Сугыш башлангач үз теләге белән сугышка китә. Анда мотоукчылар гаскәрләрендә сугыша. Сугыш тәмамланырга ике ай кала яралана хэм Мәскәугә кайтарыла. Шунда дәвалана. Авылга 1946 нчы елда гына кайту бәхетенә ирешә. Кайткач колхозда эшли. Яшелчә бакчасында көч куя. Аннары аны Эбде урманчылыгы узенә эшкә чакырып ала. Чөнки ул бик оста балта остасы була. Пенсиягэ чыккач та машина бн килеп алып,китереп куя торган булганнар. Бабаем сугыштан 2нче төркем инвалид булып кайта. Бабаем 1997 нче елның 30нчы маенда, 87 яшендә, безнең арабыздан китә...

Исән-сау калганнар алып кайтты
Җиңү көнен барча халыкка.
Сафлар гына ел да сирәгәя,
Исәннәргә хөрмәт күрсәтик!
Тыныч булып атсын таңнарыбыз,
Аяз күкле илдә без яшик!!!

Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 а сыйныфы укучысы Рахматуллин Самир. Җитәкчесе Алимова Л. Ф.

#НашБессмертныйПолк
#ҮлемсезПолк
#МойГеройМояСемья
#МинемГеройМинемГайлә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев