Мотоцикллы фаҗигалар
Быел республикада мотоцикл белән бәйле юл-транспорт фаҗигасында 5 үлем очрагы теркәлгән, 81 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган.
”Моңа байкерлар үзләре гаепле. Юлларда мотоциклларның саны бермә-бер артуы, экипировкадан башка юлга чыгу һәм югары тизлек. Өстәвенә, балигъ булмаган балалар да бик еш мотоцикл йөртәләр”, - ди юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге инспекторлары.
Мәсәлән, 9 июнь көнне Түбән Кама шәһәрендә “Ниссан” автомобиле йөртүчесе икенче полосага күчкәндә арттан килүче байкерны күрми кала. Аеруча югары тизлектә хәрәкәт итүче 26 яшьлек байкер юл кырыендагы баганага бәрелеп үлә.
- Мотоцикл белән бәйле юлтранспорт фаҗигалары быел аеруча күп. Инде аларның саны 70 кә җитте. Узган елгы мотосезонда һәлакәтләр саны шулкадәр генә иде. Кагыйдә бозучы байкерларга 1500 административ беркетмә төзелгән. Шуның 133 е мотоцикл белән исерек хәлдә идарә иткән. Бу узган елгы шушы чорга караганда өч тапкырга күбрәк. Соңгы ике елда республикада мотоцикллар саны икегә артты. Юл - транспорт һәлакәтенә очраган байкерларның яртысы гомерлеккә инвалид кала, тизлек югары булса, имгәнүдән экипировка гына саклап кала алмый. Быелгы мотосезонда республика клиник хастаханәсенә төрле тән җәрәхәтләре белән 45 мотойөртүче эләккән. Бу күрсәткеч тә узган елгысыннан күпкә артык. Байкерларның күпчелеге реанимация бүлегенә эләгә, үзләренә бик озак дәваланырга туры килә, - дип белдерде матбугат конференциясендә юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең республика Идарәсе начальнигы, полиция полковнигы Рөстәм Гарипов.
Тәҗрибә күрсәткәнчә, байкерлар юл йөрү кагыйдәләрен еш бозалар, “кистерәләр”, башка йөртүчеләргә хөрмәт белән карый белмиләр. Соңгысы белән “бөкеләр”дә еш очрашабыз. Мототранспорт белән идарә иткән яшүсмерләр катнашындагы аварияләр саны да арта. Быел мототранспорт белән бәйле фаҗигада бер бала үлде, 4 се төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алды.
Исегезгә төшерәбез, апрель аенда Питрәч районында 15 яшьлек кыз, 12 яшьлек энесен квадроциклга утыртып трассага чыга. Яшүсмер кыз бераз баргач, идарәне югалта һәм каршы як полосадан килүче 1984 елда туган ират идарә итүендәге мәктәп автобусына килеп бәрелә. Малай үлә, апасын реанимация бүлегенә озаталар.
Узган атнада Лениногорск шәһәрендә берсе тизлеген арттыру сәбәпле, ике питбайкер бәрелеште. Икесенә дә 16 яшь. Һәм икесенең дә йөртү таныклыгы булмый. Хәзер алар Чаллы шәһәре хастаханәсендә дәваланалар.
Әти-әниләргә балигъ булмаган ул-кызларына квадроцикллар, мотоцикллар, питбайклар сатып алмаска киңәш итәбез. Аласың икән, махсус мәйданчыкларда гына йөрергә рөхсәт ителә. Трассага чыгу катгый тыела, - ди районның баш автоинспекторы, полиция капитаны Илнур Кәримуллин.
Инспекторлар кагыйдә бозган яшүсмерләрнең әти-әниләренә штраф кына сала ала. Юлларда тәртип салуның башка ысуллары юк диләр алар.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев