Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Нечкәбил 2022» - «Гаиләнең унҗиде мизгеле. Гаилә мирасы бәйрәме» республикакүләм ана һәм гаилә матурлыгы бәйгесенең финалы

Казан шәһәре Ленин исемендәге мәдәният сараенда «Нечкәбил 2022» - «Гаиләнең унҗиде мизгеле. Гаилә мирасы бәйрәме» республикакүләм ана һәм гаилә матурлыгы бәйгесенең финалы булды. Теләче районы Субаш авылыннан Зоя Павлова «Уңган Нечкәбил» номинациясендә җиңүче дип табылды.

Зоя Ивановнага шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.М. Мөхәммәтшин исеменнән Рәхмәт хаты һәм үсеп килүче буынны иҗади үстерүгә һәм үз халкының мәдәни традицияләрен ныгытуга юнәлдерелгән актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы, гаилә институтын ныгыткан һәм традицион гаилә мөнәсәбәтләрен популярлаштырган өчен «Әтиләр берлеге» Татарстан Республикасы Иҗтимагый оешмасы рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Конкурсантыбызның чыгышын яклау максатыннан, Субаш авыл клубы каршында эшләп килүче "Нардуган» керәшен халык фольклор ансамбле (җит.Романова Т. А.) һәм балалар сәнгать мәктәбенең «Чулпан» бию коллективы (җит.Әхмәтова З. Р.) да финалда катнашты.

Зоя Ивановнаны чын күңелдән котлыйбыз, аңа һәм якыннарына сәламәтлек, иминлек телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев