Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Нигез ныгыту - иң әһәмиятле эш”

Берәүгә дә сер түгел, Теләче - Шәтке юлы нык тузган иде. Хәтта аны кайберәүләр сират күперен кичүгә тиңли башлады.

Яшермим, үзем дә хезмәт вазифасы буенча ул якларга барырга туры килсә: ”Ничек кенә барып кайтасы инде”, - дип борчылып тора идем. Көн дә әлеге юл аша берничә тапкыр узучы Алга, Петровск, Шармыш, Сауш һәм Шәтке авыллары халкы ничек түзгәндер, бер Ходай үзе генә белә. Шунысы хак, иллә дә сабыр икән үзләре.

Шөкер, дүрт ел дәвамында республика программасы нигезендә Теләче-Шәтке юлын ачык типтагы “Татавтодор” акционерлык җәмгыяте төзүчеләре өлешләпөлешләп төзекләндереп килә. 2017 елда җәмгыятьнең Мамадыш филиалы юл төзүчеләре тарафыннан 800 метр, 2018 елда - 500 метр, узган ел - казанлылар тарафыннан 2,5 чакрым юл төзекләндерелсә, быел - шул ук филиал төзүчеләре 3 чакрым юл төзеп, август аенда файдалануга тапшырырга планлаштыралар. Шулай ук 2017 елда Шармыш авылы янәшәсендә Казан шәһәренең җаваплылыгы чикләнгән “Ремстрой” ширкәте төзүчеләре тарафыннан бер дигән күпер төзелеп куелуын да истән чыгармыйк. Ул елны төзүчеләр күпер төзелешен тәмамлагач, 1 чакрым 200 метр озынлыкта юл да салып өлгергәннәр иде. Ә 2018 елда Мамадыш филиалы төзүчеләре тарафыннан Алга һәм Петровск авылларына республика программасы нигезендә күтәртелгән дамбалы, каты өслекле юл салынды. Юлның озынлыгы 5700 метр тәшкил итә. Моннан тыш, ул вакытта Петровск авылы эченә - 640, Алгага - 850 метр озынлыкта юл керде. Бу шушы авылларда яшәүчеләр өчен үтә сөенечле хәл булды. Әлеге авылларда туып үскән, туган җирен чиксез яраткан, шуңа тугрылыклы хезмәт иткән, әти-әни васыятен үтәгән һәм авылның көйсез тормышын бернинди дә шәһәр уңайлыкларына алыштырмаган өлкән буын кешеләрен, аларның балаларын һәм оныкларын республика Хөкүмәте онытмады, юл салдырды.

 

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.
Фәнил Нигъмәтҗанова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев