Нигез салучы һәм остаз призына
Бүген “Батыр” спорт комплексында Татарстан Республикасының Атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре, районда кул көрәше (армрестлинг) спортына нигез салган Айрат Әхмәт улы Кыямов призына һәм иганәсенә 2013 - 2015 елларда туган малайлар һәм кызлар, 2011 - 2012 елларда туган яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында кул көрәше буенча Теләче районы Беренчелеге булып үтте.
Бишенче тапкыр үткәрелгән ярышта командалар беренчелегендә беренче урынга - Теләче урта мәктәбе командасы чыкты һәм Кубок белән бүләкләнде. Икенче һәм өченче урыннарны Олы Нырсы урта мәктәбе белән Иске Җөри урта мәктәбе командалары яулады.
Шәхси беренчелектә җиңү яулаган һәм призлы урыннарга лаек булган яшь спортчыларны муниципаль район башлыгы ярдәмчесе Илдар Мараков, районның спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Ибраһимов, районның балаларга өстәмә белем һәм тәрбия бирү үзәге җитәкчесе Азат Шәйхетдинов һәм ярышларның төп сәбәпчесе, “Теләче” спорт мәктәбенең алыштыргысыз тренер-укытучысы, кул көрәше буенча район, республика, ил һәм дөньякүләм ярышларда уңышка ирешкән йөзләгән спортчы-райондашларыбызның остазы Айрат Кыямов тәбрикләде. Азат Рамазан улы ярышларны ачу тантанасында ярышларның төп сәбәпчесе һәм иганәчесе булган Айрат Әхмәт улы Кыямовка үз хуҗалыгында тәрбияләп үстерелгән куян тапшырды.
Үз үлчәү авырлыклары буенча беренче урынга лаек булган, призлы урыннарны яулаган укучылар исемлеге белән сез газетабызның рәсми сайтыннан таныша аласыз. Көн буе дәвам иткән киеренке һәм мавыктыргыч ярышлар турында “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев