Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Һөнәри бәйрәм котлавы

Хөрмәтле төзүчеләр!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Төзелешләр икътисадның тотрыклы үсешенә ныклы этәргеч бирүче юнәлешләрнең берсе. Сезнең хезмәт җәмгыяви яктан аеруча зур әһәмияткә ия. Яшәү өчен уңайлы шартлар тудырасыз, ә хәзерге заман кешесенең яшәешен тормыш уңайлыкларыннан башка күз алдына китереп булмый. Елның-елында республика һәм федераль программалар уңышлы тормышка ашырыла: социаль билгеләнештәге объектлар, балалар бакчалары, мәктәпләр, спорт мәйданчыклары, фельдшерлык-акушерлык пунктлары, клублар һәм башка биналар файдалануга тапшырыла. Бәйрәм көнендә без төзелеш оешмаларында хезмәт куючыларга гына түгел, төзелеш тармагында башлап юл яручыларга, ветераннарга ихлас рәхмәтләребезне белдерәбез. Сез нигез салган данлы хезмәт традицияләре - ул киләчәккә нык ышаныч. Төзелеш тармагы әнә шул җирлектә алга таба да үсәчәк, киң колач алачак. Барыгызга да иҗади уй-ниятләрегезнең тормышка ашуын, районыбызның бүгенгесе һәм якты киләчәге хакына яңадан-яңа үрләр яулавыгызны, нык сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек һәм бәхет телибез.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев