Өченче номерлы балалар бакчасында
7 февральдә без Татарстан Республикасы гербы көнен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм көнендә, балалар бакчасы кысаларында, мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен мавыктыргыч чаралар узды. .
Тәрбияләнүчеләргә «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары Герб символикасы белән танышуларын дәвам иттеләр. Алар ни өчен нәкъ менә Ак барс Дәүләт гербы композициясенең үзәгенә әверелүен һәм аның тирән мәгънәле төсләрен ничек аңлатырга икәнен белделәр. Мәдәни мирас байлыгына чумып, әлеге символның барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Балалар күңелле уеннар уйнадылар һәм үз Ватан өчен горурланып, шатланып флешмоб биеделәр. Бу гади көн түгел иде, шатлык һәм илһам белән тутырган бердәмлекне һәм патриотизмны бәйрәм итү көне дә иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев