Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Очкын” балалар оешмасы

Замана зурлар алдына гына түгел, безнең кебек югары сыйныфларда укучы балалар өчен дә катлаулы һәм колачлы бурычлар куя. Һәр өлкәдә тирән мәгълүматлы булу гына җитми, ә бәлки белемебезне, сәләтебезне гамәли эшчәнлектә тулысынча куллана белү дә кирәк. Без туган мәктәбебездә сыйфатлы белем алу белән генә чикләнеп калмыйча, үзебезне һәрьяклап үстерәбез. Физик һәм әхлакый сәламәтлегебезне ныгыту, милли, рухи, гражданлык һәм патриотик юнәлештә чыныгу, мөстәкыйль шәхес буларак формалашуда мәктәптә эшләп килүче “Очкын” укучылар оешмасы эшчәнлегенең роле зур.

Бу оешма эшчәнлеге безгә үз эшебезне мөстәкыйль планлаштырырга, нәтиҗәләр ясарга, кызык булган чаралар оештырырга, мәктәп тормышындагы мөһим сорауларны чишүдә катнашырга мөмкинлек бирә. Бу – үзеңнең уникаль шәхес икәнеңне күрсәтергә, аралашу тәҗрибәсе тупларга, кыенлыкларны җиңәргә, үз гамәлеңә җаваплылык тоярга, иҗтимагый тәҗрибә тупларга бер дигән мөмкинлек. Әгәр мәктәптә балалар оешмасы булмаса, без заман сулышын тоя алмас идек. Оешма эшчәнлеге һәр балага үзен төрле яктан күрсәтергә, ачарга мөмкинлек бирә, яшьтәшләре, өлкәннәр, кечкенәләр белән аралашу осталыкларын үстерә; шулай ук үзгәреп торучы тормышка җайлашырга өйрәтә, мөстәкыйльлек һәм җаваплылык хисләре тәрбияли. Оешма эшчәнлеге нидән гыйбарәт соң? Еллык эшкә үзебез өчен кызыклы булган юнәлешләрне ачыкладык, төрле тематик бәйрәмнәрне, милли кичәләрне, очрашуларны, төрле иҗади бәйгеләргә әзерләнүләрне үзебез башлап, күмәк иҗади эш итеп оештырабыз. Спорт чаралары, тимурчылык эше, волонтерлык эшенең үзәгендә кайныйбыз. ”Сөмбелә”, “Яңа ел”, “Нәүрүз” бәйрәмнәре, “Милли ярминкә”, “ Җәшнә, кояш, җалтыра” республикакүләм керәшен балалар сәнгате фестивале, “Үлемсез полк”, “Мин татарча сөйләшәм” акциясе, ”Татар егете” конкурсы, экологик акцияләр, “Нәниләр чаңгы юлы”, “Аҗаган” һәм башка шундый бик күп чараларда үзебезнең лидер икәнлегебезне күрсәтәбез. Әлбәттә, безнең эшчәнлегебезне оештыру турында сөйләгәндә, һәр эшебезне күзәтеп, юнәлеш бирүче сыйныф җитәкчеләребезнең һөнәри осталыгын да әйтми калдыра алмыйм. “Очкын” оешмасы нигезендә без үзебезнең нәрсәгә дә булса сәләтле, кирәкле булуыбызны тоеп яшибез. Бу оешма безне илебезнең яшь гражданнары буларак тәрбияли: лидерлык сәләтен үстерә, коллективта эшләргә өйрәтә, иҗади мөмкинлекләребезне камилләштерү өчен шартлар тудыра. Сүземнең ахырында шуны әйтәсем килә: үз яшьтәшләребез, үзебез кебекләр берлегендә генә без тормыш кагыйдәләрен яхшырак аңлыйбыз, җайлашабыз, яхшы мөнәсәбәтләр төзергә өйрәнәбез һәм үзебезне яхшы яктан күрсәтүнең төрле ысуллары белән коралланабыз.

Әлфинә Саттарова, Олы Нырсы урта мәктәбенең “Очкын” балалар оешмасы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев