Өлешчә мобилизация кысаларында хезмәттә булган якташларыбызга гуманитар ярдәм тапшырдылар
Бу көннәрдә өлешчә мобилизация кысаларында хезмәттә булган якташларыбызга гуманитар ярдәм һәм УАЗ машинасы алып барып тапшырдылар.
Бу хакта район башлыгы Айрат Фатхуллин, үз социаль челтәрендә хәбәр итә.
- Әлеге изге эштә катнашкан район халкына, җитәкчеләргә, якташларга, өлкәннәргә, мәктәп укучыларына, гомумән өлешен керткән һәркемгә олы рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Ил сагында булучылар да сәламнәрен, рәхмәтләрен җиткерде. Аларга җиңеп, тиз арада якыннары янына кайтырга насыйп булсын, – дип язган ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев