Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Өлкән буын» проекты «Демография» милли проекты кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкән яшьтәге ялгыз гражданнарны медицина учреждениеләренә китерү буенча үз эшен дәвам итә.

2020 ел 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны  Теләче муниципаль районының медицина оешмасына китерү буенча нәтиҗәле эшнең дәвамы булып башланып  китте.

 

 

«Өлкән буын» проекты «Демография» милли проекты кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкән яшьтәге ялгыз гражданнарны медицина учреждениеләренә китерү буенча үз эшен дәвам итә. Гражданнарны диспансеризация узу өчен, «LADALargus» автотранспортында, социаль әһәмияткә ия булган авыруларны ачыклау , өстәмә скрининглар үткәрү өчен, медицина оешмаларына ташыйлар.

«LADALargus» автотранспортында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне ташу өчен бер урын каралган, бу исә гражданнарны уңайлы йөртү мөмкинлеген  бирә.

Проект 2019 елның 2 сентябреннән эшли башлады. 2019 елның IV кварталы нәтиҗәләре буенча 1178 кеше диспанцеризация уткәрелгән. 2020 елның I кварталына 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина учреждениеләренә илтүнең план-графигы төзелде һәм килештерелде. 2020 елның гыйнварында күбесенчә хатын-кызлар җенесенең вәкилләре медицина тикшерүен уза, чөнки Казаннан медицина персоналы һәм авыруларны иртә диагностикалау өчен маммографик тикшерү аппараты командировкаланган. 2020 елның 26 гыйнварына медицина оешмаларына 120 кеше китерелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев