Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче Абдуллиннар гаиләсендә күңелле вакыйга

Бүген Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче Закария Абдуллинга 90 яшь тулды.

Юбилярны гомер бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гиниятуллин, халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Мортазин һәм Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы  Ирек Заһидуллин тәбрик итте.
 Закария абый гомер буе хезмәттә була. Авыр сугыш елларында ат җигеп җир дә сукалый, тимерчелектә дә эшли. Хуҗалыкта  алдынгы  механизатор булып исәпләнә. Бүген якыннары тәрбиясендә тыныч картлык кичерә.  

Бу хакта тулырак “Теләче” газетасы битләреннән таныша аласыз.
Эльмира Әхмәтҗанова фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев