Олы Мәтәскә авылы мәчетендә махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның әти-әниләре, туганнары өчен ифтар ашы узды
Күптән түгел Олы Мәтәскә авылы мәчетендә махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның әти-әниләре, туганнары өчен ифтар ашы узды.
– Әлегедәй ифтар ашлары авылда җиденче мәртәбә уздырыла. Бу юлы оештыру чыгымнарын авыл эшмәкәрләре һәм тәрәвих намазына йөрүче ир – атлар күтәрде. 80 нән артык кешегә табын әзерләгән хатын - кызларыбызга зур рәхмәт. Кыска вакытлы ялган кайткан дүрт егетебезгә дә бу чарада катнашу насыйп булды. Аштан җыелган акчага егетләр сораган әйберләр алыначак, – диде авыл җирлеге башлыгы Миннәхмәт Вәлиуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев