Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олы Мишә мәдәният йортында » Әниләргә назлы сүзләр » дип исемләнгән бәйрәм концерты узды

Ана ! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, елаганда юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч дәрт бирүче газиз әниләр! 26 ноябрь көнне Олы Мишә мәдәният йортында, Әниләр көне уңаеннан, «Әниләргә назлы сүзләр » дигән бәйрәм концерты булды.

Бәйрәмебез башында​ авыл башлыгы Җамалетдинов Фиргать Билалетдин улы  мобилизациягә эләккән ир-егетләребезнең әниләрен котлады. Бәйрәмебезгә ерак араны якын итеп кайткан  Таһир Гайнуллин да әниләрне чын күңеленнән котлап, матур җырларын бүләк итте.
Шулай ук, сәхнәдә Урта Мишәдән Сагъдиевлар гаиләсе, Бичер авылыннан Руфина Низамиева,  яшь талант егет Рамиль Валиев, моңлы уен-кораллары белән Рамиль Касимов, дәртле җырлары белән Разилә Хакимова, Олы Мишә балалар бакчасы коллективы, искиткеч матур биюләре белән "Ләйсән" бию коллективы чыгыш ясады.  Концертыбызны башыннан ахырына кадәр видеога төшереп торучы Валиуллин​ Ильнур абыйга да чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Рәзилә Хәкимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X