Олы Мишә урта мәктәбендә файдалы очрашу узды
Олы Мишә урта мәктәбендә эшләп килүче ял һәм сәламәтләндерү лагерында файдалы очрашу узды.
Аларда кунакта Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты Ашыт дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы, Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Хурамшина Талия Тәлгат кызы булдылар. Табигатьне саклаучы белгечләр балаларга эйләнә-тирә мохитне саклауның мөhимлелеген, туган як табигатебезнең матурлыгын күрә белү, экологик конкурс һәм акцияләр дә катнашуның әһәмиятен аңлаттылар. Укучыларны табигать сакчылары булырга өндәделэр.
- Экологларның мәгълүматлары, күчтәнәч- бүләкләре, викторина уеннары балаларга бик ошады. Лагерьның 16 нчы көнен күңелле hәм файдалы уздыруда ярдәм иткәннәре өчен, без кунак абый-апаларга зур рәхмәтебезне белдерәбез, яңа очрашулар көтеп калабыз, – дип хәбәр иттеләр әлеге мәктәптән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев