Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Онга, шикәр комына сорау зур иде

Бүген, ягъни 19 март көнне көнне, республикабыз шәһәрләрендә традицион язгы ярминкәләр башланып китте.

Бүген районыбыз җитештерүчеләре Казан шәһәрендә Кәрим Тинчурин урамында урнашкан “Иске шәһәр” перфектурасы  биләмәсендә сәүдә итттеләр. Безнекеләр шәһәгә ашлык, ит-сөт, камыр ризыклары, бәрәңге, бакча нигъмәтләре – җиләк-җимеш һәм яшелчәләр, алардан ясалган төрле кайнатмалар, тозлыклар белән килде. Язгы ярминкәдә ашлыкка, бәрәңгегә, кишергә, кызыл чөгендергә, суганга, иткә, сөткә, “Әхмәтова Г.Ф.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан китерелгән сөт ризыкларына,  шикәр комына, онга һәм “Хәкимова” шәхси предприятиесенә караган “Маяк” кафесында пешерелгән  икмәккә, камыр ризыкларына сорау зур булды. Мисал өчен, кайбер авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре алып килгән ашлык, сөт, суган, кишер һәм кызыл чөгендер ише яшелчәләр иртәнге сигезенче яртыга сатылып беткән иде.

Ярминкәдә бәяләр республика аграр министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән регламент буенча сатылганга  чагыштырмача юнь иде. Болар республиканың аграр министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән бәяләр. Мәсәлән, биредә кишернең, суганның, кызыл чөгендернең, кәбестәнең бер килограммын  – 30-35,  бәрәңгене – 30,  шикәр комын – 60, онны - 30 сумнан сатып алырга була иде. Ярминкәгә бик иртә килүчеләр оттырмады: кул арбаларын шыплап төяп өйләренә кайтып киттеләр.

Шулай ук биредә нидер сатып алып кына калмыйча,  җаваплылыгы чикләнгән “Агролак”, “Таң”  ширкәтләре хезмәтчәннәре тәкъдим иткән кайнар чәй һәм тәмле коймак белән дә сыйланып китәргә була иде. Соңгысы, бураны да, суыгы шактый мул булган 2022 елгы кышны исән-имин чыгып, кабат килер язларны н каршы алган өлкән буын вәкилләренә тәгаенләнгән иде. Авыл хезмәтчәннәренең  бу игелекле гамәле аларның күңеленә хуш килгәндер.

Ярминкәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров катнашты.  Аны ярминкә буйлап мунципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идаәрәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов озата йөрде.  Алар ярминкә барышында  җитештерүчеләр, сатып алучылар белән җанлы әңгәмә кордылар, бәяләр, шәһәр халкының ихтыяҗы һәм сатып алучанлыгы белән кызыксындылар.

Фәнил Гаязов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев