Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Оренбургта гадәттән тыш хәл: ярдәмгә Теләчедән дә киттеләр

Татарстан республикасыннан язгы ташудан зыян күргән Оренбург өлкәсе халкына ярдәм күрсәтәләр.

Ярдәм күрсәтергә китүчеләр арасында Олы Нырсы авылында урнашкан янгын  сүндерү бүлеге җитәкчесе урынбасары  Марсель Хитматов та бар. 

- Без Татарстаннан 56 кеше килдек. Авыл халкына рәхмәт инде, гел ризыклар алып килеп, сыйлап кына торалар. Хәзерге вакытта зыян күрүчеләр суга зур ихтыяҗ кичергәнлектән, Казаннан эчәргә яраклы су төялгән берничә фура килде, – диде ул.

Аларга әлеге авыр   эшләрендә җиңелллек телибез! 

 Исегезгә төшерәбез, Оренбург өлкәсендә гадәттән тыш хәл Урал елгасында су күтәрелү сәбәпле килеп чыга –  су 897 сантиметрга күтәрелгән, ә 930 сантиметр инде куркыныч билге санала. Нәтиҗәдә, төбәктә өй янындагы 2032 участокны һәм 1580 йортны су баскан. 

Зөлфия Ибраһимова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев