Теләче Информ

Теләче районы

18+
Бөек Җиңүгә 80 ел

«Өзелмәсен хәтер чылбыры» - фестиваль концертлары дәвам итә

Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Шул уңайдан, районда, “Алар даны мәңгелек” дип исемләнгән район фестивале шаулап-гөрләп бара.

Фестиваль концертының чираттагысы, кичә, 26  февраль көнне, район мәдәният йортында районның Газ идарәсе һәм «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге хезмәткәрләре тарафыннан күрсәтелде.

- Безнең бүгенге чарабыз район фестивале кысаларында уза. Максатыбыз –  сугыш чорында авырлыкларга бирешмичә, бар көчләрен, тырышлыкларын куеп хезмәт иткән райондашларыбызны, авылдашларыбызны искә алу, аларны олылау. Аз гына булса да  махсус хәрби операция зонасында булучыларга ярдәм итә алуыбыз өчен дә куанабыз, – диделәр концертны оештыручылар. Исегезгә төшерәбез, әле фестиваль концертлары хәйрия концерты формасында уза – кергән барлык керем, егетләргә ярдәм өчен китәчәк. 

Түбәндәге фоторәсемнәрдә сез фестиваль концерты барышын күрәсез. Тулырак бу хакта “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев