Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Кырлар, тургайлар дәшә…

Язгы кыр эшләре башланып китәргә санаулы гына көннәр, сәгатьләр калып бара. Хәер, районыбыз хуҗалыклары арасында күпъеллык үләннәрне тукландырырга чыгучылар да бар инде.

Язгы кыр эшләре башланып китәргә санаулы гына көннәр, сәгатьләр калып бара. Хәер, районыбыз хуҗалыклары арасында күпъеллык үләннәрне тукландырырга чыгучылар да бар инде. Игенче - механизаторларныкы гына түгел, без - гади обывательләрнең дә йөрәкләре басу-кырларга,табигатькә ашкына, кояшка тартыла. Мөгаен, бу җиһанга тулысы белән яз килүгә, язгы җанлануга бәйледер. 

Шушы вәзгыятьне истә тотып, “Гостехнадзор”ның Теләче бүлеге җитәкчесе Илфар Баев бу көннәрдә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә традицион техник карауны башлап җибәрде. Аның тәүгесе, 27 март көнне, җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте базасында үткәрелде.Тракторлар белән беррәттән, аларның арбаларына да техник карау узды. 

Түбәндәге фоторәсемнәрдә сез быелгы тәүге техник карауның барышын күрәсез. Техник карау турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев