Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Кырыгынчы утырышта

Бүген муниципаль район Советының зур утырышлар залында муниципаль район Советының кырыгынчы утырышы булып үтте.

Утырышның көн тәрбиендә түбәндәге мәсьәләләр каралды.

  1. Теләче муниципаль районының 2024 елдагы бюджет үтәлеше турында.

  2. Теләче муниципаль районының контроль - хисап палатасының эшчәнлеге турында.

  3. Татарстан Республикасы Теләче муниципаль район Советының муниципаль контроль өлкәдсендәге кайбер карарларына үзгәрешләр кертү турында.

  4. 2008 елның 22 августында Теләче муниципаль район Советы тарафыннан чыгарылган № 139/1 номерлы  “Теләче муниципаль районында вакантлы муниципаль хезмәткә  конкурс үткәрү тәртибе турында”гы карарга үзгәрешләр кертү турында.

  5. 2015 елның 17 декбарендә Теләче муниципаль район Советы тарафыннан чыгарылган №23 номерлы “Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш комиссиясе турында”гы  карарга үзгәрешләр кертү турында.

Утырышта каралган көн тәртибе буенча район финанс-бюджет палатасы рәисе Рәис Яхин, район контроль- хисап палатачы  рәисе Салават Фәхретдинов,  муниципаль район башкарма комитетының юридик бүлек начальнигы Юрий Емельянов, Теләче муниципаль районы башлыгының корруциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльвира Шәрипова чыгыш ясалды.

Азактан, утырышта каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. 

Фәнил  Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев