Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Партия көне белән!

“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче бүлеге үзенең әгъзаларын һәм тарафдарларын 1 декабрьдә 21 тапкыр билгеләп үтүче Партия көне белән котлый.

Бүген райондагы 15 башлангыч бүлекчәдә 1075 “Бердәм Россия” әгъзасы бар. Бу күптөрле бурычларны үти алырлык зур көч. Һәм, иң мөһиме - бердәмроссиялеләр заман чакыруына, җитди сынауларга әзер. Партия әгъзалары - болар талантлы яшьләр, укытучылар, табиблар, мәдәният хезмәткәрләре, муниципаль хезмәткәрләр, инженер - техник кадрлар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, эшчеләр, пенсионерлар - барысы да илебезнең социаль сәясәтен актив яклаучылар һәм аларны якты киләчәккә ышаныч берләштерә. Бердәмроссиялеләргә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете теләп калам.

Нәҗип Хаҗипов, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Теләче бүлеге Секретаре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев