Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Пасха бәйрәме белән!

Хөрмәтле православие динен тотучы райондашларыбыз! Сезне чын күңелдән христиан дөньясындагы иң шатлыклы, якты һәм өмет бүләк итә торган бәйрәмнәрнең берсе – Пасха бәйрәме белән тәбрик итәбез.

Аның язгы айларда билгеләнеп үтелүе икеләтә куанычлы. Нәкъ менә язларда гына, Иисус Пәйгамбәрнең яңадан тууы кебек, күңелләргә яшәү көче өстәлә. Өстәвенә, яз көне – тирә-юньне тәртипкә китерәбез, рухи яңарышка, яңалыкка омтылабыз.

Пасха ул күпләр өчен гаилә, туганнар, күршеләр, авылдашлар белән аралашу, кунакка йөрешү бәйрәме дә. Шөкер, райондашларыбыз моңа яхшы әзерләнә: элеккеге гадәт буенча йомырка кызарта, кулич пешерә, чиркәүгә бәйрәм гыйбадәтенә бара. Хөрмәтле православие динен тотучы райондашларыбыз! Сезнең барыгызны да әлеге якты бәйрәм белән тәбриклибез. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңелле бәйрәм көннәре һәм бәрәкәтле ризыклар телибез. Кыскасы, бу бәйрәм сезнең күңелләрдә яхшылыкка, яңаруга өмет уятсын.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев